4 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Россия халкы онкология авыруларына бушлай тикшерү узачак
2018 елдан башлап ике елга бер тапкыр онкоскрининг үткәрәчәкләр. (Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). 2018 елдан башлап Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы онкологиянең кайбер төрләрен башлангыч стадиядә ачыклау өчен диспансеризациягә актив онкоскрининг кертә. Бу хакта «Известия» газетасы яза. 2018 елдан башлап ике елга бер тапкыр онкоскрининг үткәрәчәкләр. Шулай ук, Россия Сәламәтлек саклау...
-
Татарстанда суыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген, 4 гыйнварда, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Кайбер районнарда бераз кар ява, урыны белән томан булачак. Синоптиклар фаразлавынча, җил көньяк-көнчыгыштан исә, салмак. Юлларда бозлавык саклана. Татарстанда һаваның төнлә минималь һәм көндез максималь температурасы -1..-6, көнчыгыш районнарда -11 градус булачак....
-
Бюджетникларның хезмәт хаклары артты?!
1 гыйнвардан авыл җирлекләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттырдылар. Окладларына 14% өстәлү турында Владимир Путин әле май указында ук телгә алган иде. Авыр эштә эшләүчеләргә бу арту шулай ук каралган. Дәүләт оешмаларында эшләүчеләрнең дә хезмәт хаклары артырга тиеш. http://almet-rt.ru
-
"Ватрушка"да шуу чыннан да куркынычмы?
Тау шуу өчен "ледянка" һәм "плюшка"лар, икенче төрле аларны "ватрушка"лар дип тә атыйлар, сәламәтлек өчен куркыныч. Уңышсызрак бәрелсәң я әйләнеп каплансаң, кул-аяк кына түгел, умыртка баганасы сынарга да күп сорамас, дип кисәтә Казан дәүләт медицина академиясенең травматология һәм ортопедия кафедрасы мөдире Игорь Панков. Ул "ледянка" һәм "плюшкалар"ны бөтенләй тыю яклы....